«Укучыларга бик кирәк ул акча, имтиханга әзерлек өчен тотылган финанс чыгымнарын аз булса да каплый, чөнки син бит инде барыбер вебинарлар сатып аласың, репетитор белән шөгыльләнәсең, онлайн мәктәп өчен түлисең… – шуңа күбрәк булса да ярый.
Мин үзем гел укытучым белән дәрестән соң калып шөгыльләнә идем. 11 нче сыйныфта онлайн мәктәптә курс уздым, 1 предмет аена 3,5 мең сум иде, ә репетиторларга бит күпкә күбрәк китә.
Әзерләнгән вакытта бик авыр булды, төнге 3-4кә кадәр утырган вакытлар хәтсез иде. Кешенең үзеннән тора инде: теләге булса, әзерләнә һәм югары нәтиҗәгә ирешә. Иң мөһиме – теләк һәм әзерлек.
Имтиханга дулкынланып бардым, чөнки нәрсә көтәсен белмисең. 100 балл минем өчен көтелмәгән хәл булды, реаль нәрсә түгел иде кебек, чөнки минем өчен иң кыен фән химия иде. Башта әле мин, химиягә караганда, башка фәннәрдән күбрәк балл булыр, дип уйлаган идем. Аннары химиядән 100 балл күрү нык шокка китерде, шатлыктан бөтенебез бергә еладык.
Мин үзем медицина университетына бюджетка укырга керү максатын куйдым, ниндидер түләүләр буласын белмәгән идем дә, – ди ул.
Татарстан укучылары һәм укытучылары шушы түләүләргә нинди мөнәсәбәттә булуын «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина белешкән.