Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгеч черкиләргә каршы төнгә кабызып калдырылган чараның куркыныч булуы турында кисәтте
Төнгә кабызып калдырылган фумигатордан файдалануның куркынычсызлыгы тәэсир итә торган матдәнең составына, бинаның вентиляциясенә, йогынтының дәвамлылыгына һәм кешенең индивидуаль сизгерлегенә бәйле. А.Н.Реформатский исемендәге Россия технология университетының органик булмаган химия кафедрасы доценты Андрей Дорохов шулай дип белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә.
«Озак вакыт тәэсир иткәндә, бигрәк тә начар вентиляция шартларында, һавада инсектицид парлары туплану ихтималы бар. Бу күз, борын һәм тамакның лайлалы тышчаларын ярсытырга, баш авырту, күңел болгану һәм ютәл барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин», - дип искәртте белгеч.
Шул ук вакытта, бронхиаль астма, аллергия яки химик матдәләргә сизгерлеге югары булган кешеләргә аның тәэсире аеруча зур. Шулай ук балалар да моңа тиз бирешә, чөнки «аларның сулыш юллары физиологик яктан сизгеррәк, ә үпкә өслегенең мәйданы тән массасына карата олыларныкына караганда зуррак».
Бу шартларны исәпкә алып, бина җилләтелә торган булса («форточканы ачык калдырырга кирәк») һәм җайланма кеше йоклый торган караватка бер метрдан да якынрак булмаса, фумигаторны төнгә кабызып калдырырга мөмкин. Һәрхәлдә, аны сигез сәгатьтән дә артык кулланырга ярамый, дип өстәде Дорохов.
Аның әйтүенчә, йокларга 30-60 минут кала фумигаторны кабызырга, ә аннары төнгә сүндерергә кирәк. Күрсәтелгән вакыт эчендә инсектицид бүлмә буйлап таралырга һәм саклау барьеры булдырырга өлгерә. Ә аны сүндерү хроник йогынты куркынычын киметә һәм тискәре нәтиҗәләрне минимумга калдыра.
Балалар бүлмәсендә хәтта «0+» яки «балалар өчен» тамгасы куелган фумигаторларны да «педиатр белән киңәшләшеп кенә кулланырга кирәк», дип нәтиҗә ясады эксперт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз