news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XIII Республикакүләм ифтарның төп ризыгы пылау түгел, ә карабодай белән ит булачак

XIII Республикакүләм ифтарның төп ризыгы пылау түгел, ә карабодай белән ит булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Туган Авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов XIII Республикакүләм ифтарда кунакларга нинди меню тәкъдим ителүен хәбәр итте. Бу хакта ул Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Ел саен без кунакларыбызны сөендерергә тырышабыз: ифтар кызыклырак, яхшырак, тәмлерәк булсын дибез. Күп кешеләрнең үтенече буенча, без төп ризыкны алыштырырга булдык: ел саен пылау әзерли идек, ә быел ит белән карабодай әзерләргә булдык. Бу яңалык булачак. Шулай ук камыр ризыклары, чәкчәкләр, татлы ризыклар, лимонадлар, кымыз, җиләк-җимеш, яшелчә, хөрмә булачак. Ягъни өстәлләр тулы һәм матур булачак», – диде ул.

Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 мең данә чәкчәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.

Урыннар җитмәү очрагын исәпкә алып, өстәмә ланч-бокслар да әзерләнә. «Шулай ук без үзләре белән алырга теләүчеләр өчен өстәмә ланч-бокслар әзерләячәкбез. Гадәттә без барысын да урнаштырабыз, кемгәдер урын җитми торган хәл булмый», – ди Радик Абдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100