news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XIII Республикакүләм ифтарның программасы билгеле

XIII Республикакүләм ифтарның программасы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

19 март көнне Казанда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узачак. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында ифтарның программасы белән таныштырдылар.

Республикакүләм ифтар программасы «Казан Экспо» фойесында 15:00 сәгатьтә башлана. Монда ифтарга килүчеләр мөселманнарның Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби опреациядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган зур экспозиция, шулай ук хәләл маркет белән таныша алачаклар.

Соңрак, 16:45 сәгатьтә, 2 нче павильонда мәдәни программа башланачак: танылган татар хәзрәтләре Рамазан ае фазыйләтләре һәм Ватанга мәхәббәт турында вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр башкарачаклар.

Авыз ачу вакыты җиткәч, азан яңгыраячак һәм кунаклар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ахшам намазын укыячак. Намаздан соң ифтарга килүчеләр өстәлләр урнаштырылган 3 нче павильонга юнәләчәкләр.

Республикакүләм ифтарга автомобильдә килүчеләр өчен машина кую урыннары, ә җәяүлеләр өчен махсус расписание буенча йөрүче түләүсез поездлар каралачак.

XIII Республикакүләм ифтар кунаклары өчен поездлар расписаниесе:

Казан-пасс. – «Казан» халыкара аэропорты юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 15:00, 15:40.

«Казан» халыкара аэропорты – Казан пасс. юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 19:50, 20:40

XIII Республикакүләм ифтар волонтерлары өчен поездлар расписаниесе:

Казан-пасс. – «Казан» халыкара аэропорты юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 06:30.

«Казан» халыкара аэропорты – Казан пасс. юнәлеше буенча. Кузгалу вакыты: 20:40.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100