news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XIII Казан халыкара мөселман киносы кунакларын каршы алу һәм озату 603 915 сумга төшәчәк

Фестиваль кунакларын каршылау белән "Авиатор.ру" җәмгыяте шөгыльләнәчәк.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Быел 5-11 сентябрьдә узачак XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучыларны каршы алу һәм озату Татарстан бюджетына 603 915 мең сумга төшәчәк. Республиканың “Татаркино” дәүләт оешмасы 23 июньдә хезмәт күрсәтүгә тендер игълан иткән иде: килешүнең башлангыч бәясе 1 024 014 сум күләмендә билгеләнде. Тендерны “Авиатор.ру” ҖЧҖ отты. Бәйге турындагы мәгълүматны дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар порталында күрергә мөмкин.

Әлеге компания бу төр хезмәт күрсәтү буенча тендерны узган ел да откан иде. Бәйгенең техник биреме нигезендә, фестивальдә катнашучы 20 кешегә Казан аэропортында VIP залны броньлау да күздә тотыла. “Болар безнең югары кунакларыбыз, алар арасында - Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, фестиваль илчеләре, халыкара делегацияләр әгъзалары”, - дип белдерде “Татар-информ” агентлыгына Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

news_right_1
news_right_2
news_bot