Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
XIII Казан халыкара кинофестиваленең жюри рәисе Николай Досталь булачак
Жюри составында Татарстан кинорежиссеры Салават Юзеев та бар.
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). XIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең жюри составы расланган дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте. Жюри командасын Россиянең халык артисты, режиссер һәм сценарист Николай Досталь җитәкләячәк. Жюри составында 11 илдән 20 белгеч эшләячәк .
Конкурс программасының тулы метражлы уен фильмнарын АКШ продюсеры Ларри Джексон («Молчание ягнят», «Более странно, чем в раю»), кино белгече, публицист Абдурразак Аззахер (Марокко), Россиянең халык артисты Виктор Вержбицкий (Россия), режиссер һәм сценарист Салават Юзеев (Россия, Татарстан) бәяләячәк.
«Кыска метражлы уен фильмы» һәм «Яшь Россия» номинацияләрендә жюри составында - кинорежиссер, «FIFOG» Женева кинофестивале директоры Тахар Хоучи (Швейцария), фильмнарны фестивальләргә җибәрү буенча «Festagent» агентлыгы җитәкчесе Иван Золотухин (Россия), актер Орхан Милли (Төркия).
Иң яхшы документаль фильмнарны режиссер һәм сценарист Шарофат Арабова (Таҗикстан), кино белгече Ульви Метхи (Азәрбәйҗан), режиссер Алиреза Шахрохи (Иран) бәяли.
Казан кинофестиваленең кино белгечләре жюрисына культуролог, Кирилл Разлогов (Россия), Мәскәү сайлап алу комиссиясе әгъзасы Марина Торопыгина (Россия), кино белгече Гульбара Толомушова (Кыргызстан) керә.
Быел беренче тапкыр матбугат жюрисы эшләячәк. Жюри составында - РФ Кинематографистлар берлеге газетасы баш мөхәррире урынбасары Вита Рамм (Литва/Россия, Мәскәү), «Искусство кино» журналы авторы Евгений Майзель (Россия, Санкт-Петербург), «Эфир» телеканалы редакторы Дмитрий Пивоваров (Россия, Казань).
Татарстан фильмнарын «Милли кино секциясе»ндә кино белгече Миролюб Вучкович (Сербия), продюсер, актриса Диана Сәфәрова (Россия, Татарстан), кино белгече Елена Алексеева (Россия, Татарстан) бәяләячәк.
Мәгълүмат өчен. XIII Казан халыкара мөселман кинофестивале 5 - 11 сентябрьдә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз