Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылуга берничә сәгать калды
Фестивальгә чакырылган шәхесләр арасында Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Константин Лапушанский, Ренат Ибраһимов, Борис Львович, Ирида Хөсәиновалар бар
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Быелгы фестивальгә 700 заявка килгән, конкурс программасына шуларның 60сы сайлап алынган. Бу хакта бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.
“Мөселман дөньясы киносы үзенең яңа сүзен әйтте. Соңгы арада бер-беребезгә якынаю, кешечә, ихлас әңгәмә кору, бер-беребезнең мәдәниятенең тирән күперләрен аңлау ихтыяҗы тагын да зурайды. Бу уңайдан, әлеге фестиваль кинематография ягыннан да, кешеләр мөнәсәбәтләре ягыннан да бик үзенчәлекле вакыйга”, - диде журналистлар белән очрашуда катнашкан режиссер, сценарийлар авторы, фестивальнең жюри рәисе Александр Прошкин.
Ул билгеләп узганча, кинофестиваль программасы аның күңеленә хуш килгән. Ул биредә яшь режиссерлар белән бергә, инде дөнья күләмендә танылган режиссерларның да исемнәрен күрергә мөмкин булуын билгеләп үтте. “Бу провинциаль чара түгел, ә кино дөньясында бик җитди аваз салган вакыйга. Чөнки монда бик борынгы мәдәнияте һәм кино өлкәсендә зур традицияләре булган илләр тәкъдим ителә. Шул исәптән, фестивальдә Татарстан киносы да бар”, - диде жюри рәисе.
"Кино ул - милли идея"
Александр Прошкин милли кино сәнгатенә булган мөнәсәбәтен дә белдерде. “Якутиядә кино төшерүчеләр болан асраучылардан да күбрәк. Барысы да кино төшерә. Кино ул — милли идея. Аны турыдан-туры чагылдыру бик кыен. Пластик образлар кинематограяфиясе исә халык ментальлегенең иң нечкә якларын ачып бирергә сәләтле”,- дигән фикердә ул.
Александр Прошкин билгеләп үткәнчә, кино кешенең матурлыгын ачарга сәләтле. Ул тышкы матурлыкка гына түгел, ә эчке гүзәллеккә дә кагыла. “Бу мәгънәдә әлеге фестиваль зур бер адым, аны кеше колачы белән чагыштырырга мөмкин. Без бер-беребезне кочаклап, сезнең нәрсәгез авыртканын, ә нәрсә сезне шатландыруын тоярга омтылабыз”, - диде режиссер.
Берничә сәгатьтән, “Кызыл келәм” буйлап узачак артистлар арасында Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Константин Лапушанский, Ренат Ибраһимов, Борис Львович, Ирида Хөсәинова, Полина Толстун, Людьмила Мальцева, Тамара Яндиева кебек артистлар бар. Фестивальдә катнашкан кинокартиналарга Александр Прошиннан тыш, Сиддик Бармак, Госман Сәфәров, Юрий Быков, Йосыф Разыков, валерий Севастьянов кебек танылган кино белгечләре бәя бирәчәк.
Фестиваль 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Аның ябылу тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узар дип көтелә. Фестиваль көннәрендә исә казанлылар һәм башкала кунаклары Казанның “Родина”, “Мир”, “Корстон” кинотеатрларында, Казан Кремлендәге берничә мәйданда һ.б. берничә мәйданчыкта тамаша кыла алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз