news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия авыл Сабан туенда ат чабышында Илсур Галимҗанов җиңде

Бөтенроссия авыл Сабан туенда ат чабышында Илсур Галимҗанов җиңде
https://tatar-congress.org

Мордовиядә уза торган  XII Бөтенроссия авыл Сабан туенда юртак токымнары чабышларында җайдак Илсур Галимҗанов Вернблум Аш кушаматлы ат белән җиңү яулады. Малның хуҗасы – Рәмис Айзатуллов.

Җиңүчеләргә төп приз – Лада машинасын Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырдылар. Бу турыда Бөтендөнья  татар конгрессы хәбәр итте.

Чабышта Татарстан, Мордовия, Чувашия Республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән килгән атлар һәм җайдаклар көч сынашты. Җайдаклар арасында ир-атлардан тыш, гүзәл зат вәкилләре дә бар иде.

Быел Аксюн авылы янындагы кырда махсус 520 тамашачыга исәпләнгән трибуналы ипподром корылган. Объектны төзүдә Мордовия төзүчеләренә Казаннан белгечләр дә ярдәм иткән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100