news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XII "Байкал Сабан туе" татар халык ашлары остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана

Бурятиянең милли-мәдәни брендына әверелгән "Байкал Сабан туе" быел 25 июньдә татарлар күпләп яшәгән Мухоршибирь районында беренче тапкыр уза.

(Казан, 24 июнь, "Татар-информ"). Бурятия татарлары тарафыннан оештырыла торган “Байкал Сабан туе” быел 25 июньдә узачак. Уникенче тапкыр үткәреләчәк милли бәйрәм Бурятиянең Мухоршибирь районындагы бурят теленнән “ак күл” дип тәрҗемә ителгән Саган-Нур бистәсендә булачак. Быел ул ике истәлекле вакыйгага – Мухоршибирь районының 90 еллыгына һәм күренекле татар аш-су остасы, “Татар халык ашлары” китабы авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә Бурятиянең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе. Бу уңайдан, Сабан туенда милли ризыклар һәм милли сувенирлар тәкъдим ителгән ярминкә эшләячәк. 

Бурятиядә татар оешмасы ачылуына да быел август аенда 20 ел тула. Биредә Татар мәдәни үзәгенә 1997 елда нигез салына. 2004 елда Заиграевск районында һәм Улан-Удэ шәһәрендә җирле татар оешмалары ачыла. 2005 елда Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе төзелә. Соңрак Мухоршибирь районында да татар оешмасы үз эшчәнлеген башлый. 2006 елдан төбәкнең татар автономиясе белән педагогика фәннәре кандидаты Саҗидә Баталова җитәкчелек итә. 

Бүгенге көндә Заиграевск районының Иске Онохой, Мухоршибирь районындагы Харашибирь авылларында һәм Улан-Удэ шәһәренең “Халыклар дуслыгы йорты”нда татар якшәмбе мәктәпләре эшли. Шулай ук бу район һәм авылларда татар фольклор коллективлары, Улан-Удэ шәһәрендәге 3нче гимназия белән татар автономиясе берлектә оештырган “Байкал-Идел” бию студиясе (сәнгать җитәкчесе Татьяна Вәлиева) иҗади эшчәнлек алып бара.

Саҗидә Баталова Бурятия татарларының тарихын: үткәнен һәм бүгенгесен өйрәнеп, 2012 елда монография нәшер итә. Россиядә 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Бурятиядә 6,3 мең татар яши, алар сан ягыннан өченче урында тора. Татарлар бигрәк тә XX гасырда бу якларга күпләп күченгән: дәүләт сәясәте дә, соңрак заводлар, Байкал-Амур магистрале төзелешләре дә моңа сәбәпче булган. Әмма төбәктә татарлар саны һәм ана телен белүчеләр елдан-ел кими баруы күзәтелә.

Бурятия татарларын берләштерүче һәм төбәктә яшәүче халыклар арасында дуслыкны ныгытучы “Байкал Сабан туе” бу җирлекнең милли-мәдәни брендына әверелүен әйтергә кирәк. 2009 елдан бәйрәмнең рәсми логотибы расланган.

Быелгы “Байкал Сабан туе”нда Иркутск өлкәсе Усолье-Сибирское һәм Ангарск шәһәрләреннән, Забайкалье крае, Бурятия районнарыннан делегацияләр катнашачак. Бурятиянең татар автономиясе милли традицияләрне саклауга өлеш керткән шәхесләргә бүләкләр әзерләгән.

Һәр милләт кешесенә ачык Сабан туе мәйданы 11.00 сәгатьтә эшли башлаячак. Бәйрәмдә кул көрәштерү, аркан тартышу, гер күтәрү кебек спорт ярышлары, татарча көрәш, һәм, әлбәттә, милли уеннар оештырылачак. 

Сәхнәдә Татарстан кунаклары – Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин һәм җырчы Альбина Апанаева концерт куяр дип көтелә. Бәйрәмдә Мухоршибирь районының “Алмагач чәчәкләре”, “Шатлык” фольклор ансамбльләре, Заиграевск районының “Аккошлар” һәм “Алтын кәләпүш” ансамбльләре, Бурятия Республикасы, Иркутск өлкәсе фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

Кич белән яшьләр өчен “Чәкчәк party” бәйрәме узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100