Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лондон районы мэры итеп беренче тапкыр хиҗаблы мөселман хатыны сайланды
Лейбористлардан кандидат Фадума Мохамед Лондонның Илинг районын җитәкләячәк. Сомалида туган Фадума Мохамед мондый вазифага билгеләнгән беренче хиҗаблы хатын-кыз булды. Бу хакта Британия җирле басмалары яза.
Фадума Мохамед Саутхолл-Уэст сайлау округын тәкъдим итә. Аның яңа вазифасына район советы утырышларын үткәрү, вәкиллек һәм тантаналы функцияләрне башкару, шулай ук Илинг районы исеменнән рәсми чараларда катнашу керәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре Бөекбританиянең җирле үзидарә органнары эшендә үз урыннарын акрынлап киңәйтә. Хәзерге вакытта Лондон мэры вазифасын чыгышы белән Пакистаннан булган Садик Хан башкара.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз