Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 11 нчесе тәмам булды
Г.Камал театрында фестивальны ябу тантанасы булды
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында XI Казан мөселман киносы фестивален ябу тантанасы булды. Шуңа кадәр театр каршында җәелгән кызыл келәм буйлап танылган артистлар узды. Алар арасында Дмитрий Харатьян, Дмитрий Певцов, Семен Стругачев кебек илкүләм танылган шәхесләр дә бар иде.
Фестивальның ябылу тантанасы "Әллүки" композициясе белән ачылып китте. Быел кинофорумның конкурс программасында 25 ил: Алжир, Әфганстан, Бангладеш, Бәһрәйн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Төркия, Франция, Канада, Мексика, Норвегия, Польша, Португалия, Әзербайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан, Эстония һ.б. илләрдән 51 фильм катнашты. Форумга дөньяның 53 иленнән 700дән артык заявка килгән булган. Фестивальның конкурс һәм параллель программалары Казанның 7 мәйданчыгында барды. Тамашачылар кинокартиналарны "Родина", "Мир", "Киномакс" кинотеатрларында, Казан Кремлендә, ТР Халыклар дуслыгы йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә тамаша кыла алды. Фестиваль кысаларында, фильмнарны 12 меңнән артык кеше караган. Кинокартиналарга режиссер Владимир Меньшов рәислегендәге жюри бәя бирде. Шулай ук, Эльер Ишмөхәммәтов (Үзбәкстан), Рәшит Ногманов (Казакъстан), актриса Мирдза Мартинсоне (Латвия), Илдар Ягафаров (Татарстан) да конкурс программасында катнашучы фильмнар арасында җиңүчене билгеләде.
Фестивальда "Кыска метражлы уен фильмы" номинациясендә җиңүчене режиссер һәм жюри әгъзасы Рәшит Ногманов атады. Конкурска сайлап алынган иң яхшы фильмнар арасында бу номинациядә Салават Юзеев төшергән"Ишекне япты да чыгып китте" ("Хлопнул дверью и ушел") кинокартинасына тиңнәр табылмады. Әлеге фильм тагын бер җиңүне "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә китерде. Бүләк Илдус Габдрахмановка тәтеде. "Кыска метражлы уен булмаган фильм" номинациясендә җиңүчене Илдар Ягафаров бүләкләде. Әлеге номинациядә иң яхшысы дип "Василий Ерошенко. Дорога к солнцу" (Россия) кинокартинасы табылды. "Иң яхшы уенлы кыска метражлы фильм" номинациясендә "Война непрощенных" (Россия) фильмы бүләкләнде.
Фестиваль ябылу тантанасына килгән һәм тамашачыларга "Особенности национальной охоты" фильмы аша яхшы таныш Семен Стругачев Казанда беренче генә булмавын, әмма моңа кадәр кала белән танышырга өлгермәвен ассызыклады. "Мин үзем өчен яңа, мәдәнияте ягыннан Санкт-Петербургны да уздырган шәһәр ачтым" , - диде ул һәм фестивальгә озын гомер теләп, җыр башкарды. "Иң яхшы анимацион фильм" номинациясендә җиңгән "Мин бала булган чакта..." (Иран) мультфильмы бүләген дә ул тапшырды.
"Яшь Россия" ("Россия молодая") номинациясендә җиңүче "Уйлаганнан якынрак" ("Ближе чем кажется") киноальманахы режиссерлык төркеменә бүләкне режиссер һәм продюсер Алексей Барыкин тапшырды. "ТӨРКСОЙ" оешмасының махсус бүләген ТР Мәдәният министрлыгының әлеге оешмадагы вәкиле Лилия Саттарова җиткерде. "Иҗади кушылу, бер-береңне илһамландыру безнең фестивальгә һәрвакыт хас булачак", - диде ул. Бүләккә исә "Рудольф Нуриев. Рудик" фильмы лаек булды. Аны Татарстан режиссеры Фәрит Дәүләтшин төшергән.
Кичә "Родина" кинотеатрында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителеп, тамашачылар арасында зур кызыксыну уяткан Габдрахман Әпсәламовның "Ак чәчәкләр" романына нигезләнеп төшергән шул исемдәге фильм да бүләксез калмады. "Татар әдәбияты классикасын экранлаштыруда өлеш керткән өчен" бүләген ТР парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев кулларыннан "Яңа гасыр" ТРКсы генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова кабул итеп алды. "Ниһаять, безнең урамга да бәйрәм килде. Татарның дөньясы түгәрәк, әмма аның бер китеге бар иде. Ниһаять, тамашачының күңелен яулый алырлык фильмнар төшерелә башлады", - диде Р. Вәлиев.
Фестиваль жюриеның махсус бүләгенә Таҗикстанның "Белый воробушек" фильмы һәм Башкортстанның "Ни пуха, ни пера!" анимацион мультфильмы лаек дип табылды. Казан мэры Илсур Метшин бүләге исә, "Мәхәббәт билгесе астында. Композитор София Гобәйдуллина Казанда" кинокартинасы авторларына бирелде. "Иң яхшы оператор эше" номинациясе дипломы Һиндстанга китте: номинациядә "Имена неизвестны" кинокартинасы җиңде. "Побег из Москвабада" фильмында төшкән Мария Машкова "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңүче дип табылды. "Уен киносының иң яхшы сценарие" номинациясендә "Лицо в пепле" (Гыйрак) һәм "Учитель" (Таҗикстан) кинокартиналары сценарийларына, жюри фикеренчә, фестивальда тиңнәр булмады. "Иң яхшы режиссер" номинациясендә Ираннан "Без границ" фильмы режиссеры Әмирхөсәен Әзһәри җиңеп чыкты. Аңа бүләкне ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды, һәм оештыручыларга, әлеге фестивальне беренче тапкыр уздырган элек Мәдәният министрлыгы башлыгы булган Зилә Вәлиевага, фильмнарны конкурс өчен сайлап алучыларга, форумның жюри әгъзаларына, тамашачыларга рәхмәт белдерде.
Фестивальнең төп призы быел Кыргызстанга китте. "Иң яхшы уен фильмы" номинациясендә "Курманжан Датка" ("Королева гор") картинасы җиңде. Бүләкне жюри рәисе Владимир Меньшов тапшырды.
ТР парламенты рәисе урынбасары Римма Ратникова тамаша залында утыручыларны бу бәйрәм белән котлады һәм республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде. "Бу фестивальгә мөселман дөньясында ихтыяҗ бар, һәм ислам мәдәнияте белән кызыксынучылар аны ярата, ул безнең традициягә әйләнде. Ул кешеләргә бер-берсен аңларга, тынычлыкта яшәргә ярдәм итәр дип ышанам. Фильмнарның сыйфаты, катнашучылар географиясе белән, мөнбәребез тагын да югарырак күтәрелде. Безнең фильмнар да фестивальдә катнашып кына калмады, бүләкләр дә яулады, - диде ул. - Бу фестивальгә тагын да зуррак биеклекләр насыйп булсын". Римма Ратникова ТР Президентының махсус бүләген тапшырды. Аңа Мисыр, Франция, Норвегиянең уртак җимеше - "Узганнар кайтыр" ("Прошлое вернется") фильмы лаек булды.
Тантана танылган артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Мәдәни чараны тамаша кылучылар каршында артист Дмитрий Певцов җыр башкарды. Фестивальне ябу тантанасын алып барган Дмитрий Харатьян да җыр бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз