news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XI Cебер татар яшьләре фестивале быел 55 делегатны үзенә җыйган

Яшьләр 4 көн дәвамында мастер-классларда катнашкан, татар теле дәресләре алган, тарих, лекцияләр тыңлаган.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). XI Cебер татар яшьләре фестивале Новосибирск һәм Новосибирск өлкәсеннән, Кемерово, Томск, Барнаул, Красноярск, Братск, Омск, Төмән, Екатеринбург шәһәрләреннән һәм Татарстан, Казахстан республикаларыннан 55 делегатны үзенә җыйган. Бу хакта Омск татарларының "Мәдәният" милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Чара 27-30 сентябрь көннәрендә Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә үткәрелгән.
 
Яшьләр 4 көн дәвамында хореография, вокал, актерлык осталыгы буенча мастер-классларда катнашкан, татар теле дәресләре алган, тарих, PR буенча лекцияләр тыңлаган, интеллектуаль уеннар уйнаган. Мисалга программада: "ТАТ-квиз интеллектуаль уены, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, "Көйне таны" ("Угадай мелодию") уеннары; "Татар бизәкләре" кул эшләре буенча остаханә, татар милли ризыклары буенча остаханә; "Татарлар хакында стериотиплар" лекциясе һ.б. чаралар булган. Фестивальнең иң чибәр кызын һәм егетен дә сайлаганнар. Соңгы көнне фестиваль дәвамында әзерләгән гала-концерт куелган. 
 
Мастер-классларны үткәрергә Казаннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры  актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, Казан дәүләт Мәдәният институтыннан халык биюләре буенча белгеч Резедә Муллагалиева, популяр эстрада җырчысы Альбина Апанаева килгән иде, диелә хәбәрдә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100