Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәткәрне премиядән мәхрүм иткән өчен эш бирүчене штрафка тартырга мөмкиннәр
Хезмәткәрен премиядән законсыз рәвештә мәхрүм иткән эш бирүчеләрне 50 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр, дип кисәтте РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
1 сентябрьдән РФ Хезмәт кодексында хезмәткәрләргә премияләрне киметүне чикли торган төзәтмәләр үз көченә керәчәк. Яңа нормалар буенча ул хезмәт хакы күләменең 20 процентка һәм аннан да артыгракка кимүенә китермәскә тиеш булачак.
«Әгәр эш бирүченең хезмәткәрне премиядән мәхрүм итүе ачыкланса, аны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Вазифаи затлар өчен штраф күләме – 10-20 мең, юридик зат булып теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затлар өчен – 1-5 мең, юридик затлар өчен 30-50 мең сум тәшкил итә», – дип хәбәр итте эксперт.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый закон бозуны хезмәт хакын һәм башка түләүләрне билгеләнгән вакытында түләмәү яки тулысынча түләмәү дип бәялиләр.
Машаров искәрткәнчә, РФ Хезмәт кодексы нигезендә хезмәткәрне штрафка тарта алмыйлар. Закон буенча, эш бирүче хезмәткәргә кисәтү ясый, аннары шелтә белдерә һәм соңыннан эштән җибәрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз