Күпләр август аенда ял итәргә ярата. Бу финанс яктан отышлымы – «Татар-информ» материалында.
Хезмәткәрләрнең отпуск түләүләре суммасы айның уртача көннәренә (29,3) бүлеп исәпләнә. Әмма эш көненең бәясе аларның айдагы санына бәйле. Димәк, эш көннәре күбрәк булган айларда отпускка чыгу отышлырак булып чыга.
Августта Татарстанда яшәүчеләрнең 21 эш көне булачак, бу башка айлар белән чагыштырганда уртача күрсәткеч, шуңа күрә җәйнең соңгы аен отпускка китү өчен отышлы дип санарга була. Әмма ялны сентябрь яки октябрьгә кадәр кичектерү отышлырак булачак, чөнки бу айларда 22 һәм 23 эш көне булачак.