news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәткәр һәм эш бирүче документларны алмашу өчен дәүләт хезмәтләре порталын куллана ала

Хезмәткәр, эш бирүче һәм эзләүче дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон кадрлар документлары белән алмаша алачак. РФ Хөкүмәтенең бу карары 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. 

Шәхси кабинет ярдәмендә эш эзләүче һәм хезмәткәр документларны рәсмиләштерә, электрон имза куя һәм эш бирүчегә җибәрә алачак. Бу турыда кабинетның Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Эш бирүчеләр оешмада электрон документ әйләнешен кертү турындагы карарны мөстәкыйль кабул итәчәк. Шулай ук алар үзләре электрон документлар исемлеген һәм яңа форматка күчә алачак хезмәткәрләр категориясен билгеләячәк.

Электрон документлар дәүләт хезмәтләре порталында хезмәткәрнең шәхси кабинетында урнаштырылачак һәм оешманың мәгълүмат системасында сакланачак.

Эш бирүче һәм хезмәткәр электрон документлар әйләнеше белән эш иткәндә дә, традицион кәгазь документларны куллана ала, диделәр Хөкүмәттә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100