news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре кайберәүләрнең отпуск түләүләрен арттырды

Хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре кайберәүләрнең отпуск түләүләрен арттырды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Уртача хезмәт хакын исәпләү кагыйдәләре үзгәргәннән соң, россиялеләрнең бер өлешенә отпуск түләүләре арткан. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа тәртибе гамәлдә.

«Уртача хезмәт хакын исәпләгәндә хәзер гражданның өстәмә керемнәре дә исәпкә алына. Әгәр конкрет хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы арткан икән, бу аның отпуск чоры өчен түләүләренә дә уңай йогынты ясады», – дип аңлатты депутат.

Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, түләүләр арту барлык хезмәткәрләргә дә кагылмады, ә нигездә эш бирүчедән өстәмә түләүләр алучыларга гына.

РФ Хезмәт кодексы буенча еллык түләүле отпуск 28 календарь көн тәшкил итә. Отпуск түләүләре окладны, өстәмә түләүләрне һәм премияләрне дә кертеп, 12 айлык уртача керемнән чыгып исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot