Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт хакы тоткарланганда компенсация алу очраклары киңәйтелергә мөмкин
Россия Хезмәт министрлыгы хезмәт хакы тоткарланган өчен компенсацияне киңәйтергә тәкъдим итте, дип яза министрлыкның матбугат хезмәте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Хезмәт министрлыгы хезмәт хакы тоткарланган очракта компенсация алу хокукын киңәйтергә тәкъдим итә. Хәзер эш бирүче хезмәт хакы исәпләнгән, әмма вакытында түләнмәгән очракта гына компенсация түләргә тиеш. Әгәр дә эш бирүче законсыз рәвештә хезмәт хакын исәпләмәгән икән, түләүнең тоткарлануы сәбәпле, хезмәткәр компенсация дә ала алмый», — диелә хәбәрдә.
Бу проблеманы хәл итү өчен ведомствода Хезмәт Кодексының 236 маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр.
Матбугат хезмәте аңлатуларынча, төзәтмәләр кабул ителгән очракта, эш бирүче хезмәткәргә акча алырга тиеш булган вакыттан ук процентлар түләргә тиеш була.
Министрлык мәгълүматлары буенча, хезмәт хакын түләүнең билгеләнгән вакытын бозган очракта, эш бирүчедән ул вакытта гамәлдә булган Россия Банкы ставкасының ким дигәндә 1/150 күләмендә тоткарлануның һәр көне өчен компенсация таләп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз