news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт хакы бурычларын яңача түли башлаячаклар

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт хакы буенча бурычларны дәүләт тарафыннан компенсацияләү турында закон проектын эшләде. Аның эшләнеп беткән версиясен Россиянең өч яклы комиссиясе карады.

Закон проектында банкротлыкка чыккан предприятие, оешма һәм компанияләр хезмәткәрләре алдында бурычларны каплауның яңа механизмы язылган. Шулай итеп, предприятиене яки компанияне банкрот дип таныганга өч ай кала хезмәт хакы буенча бурыч федераль бюджет акчалары исәбеннән түләнергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Шул ук вакытта түләү суммасы бурычлы эш бирүче төбәктәге уртача өч айлык хезмәт хакыннан арта алмый. Хезмәт хакы буенча компенсация түләү өчен хезмәт законнары өлкәсендә хокук бозулар өчен казнага килгән штраф акчасы тотылачак.

Ягъни йөк ташу кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар хисабына формалаша торган юл фонды кебек механизм кертергә җыеналар.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100