Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт хаклары тоткарланганда компенсацияләрне биш тапкырга арттырырга тәкъдим ителде
Дәүләт Думасы депутатлары эш бирүче хезмәт хакын, ял акчасын яки эштән киткәндә исәп-хисапны вакытында түләмәгән очракта, хезмәткәрләргә түләнә торган компенсацияләрне биш тапкырга арттырырга тәкъдим итте. Әлеге закон проекты Юрий Афонин җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме тарафыннан пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Инициатива авторлары компенсацияләрне исәпләү формуласына яңадан карауны таләп итә. Хәзерге кагыйдәләр буенча, һәр тоткарланган көн өчен компания хезмәткәргә бурыч суммасыннан Үзәк банкның төп ставкасының 1/150 өлеше күләмендә түләү башкарырга тиеш. Депутатлар исә әлеге күрсәткечне ставканың 1/30 өлешенә кадәр күтәрергә тәкъдим итә.
Юрий Афонин аңлатканча, гамәлдәге санкцияләр формаль характер гына йөртә. Хәзер намуссыз бизнеска түләүләрне соңга калдыру законны үтәүгә караганда отышлырак. Бәяләр үсү шартларында бу хезмәткәрләргә турыдан-туры финанс зыян китерә.
«Без моны тәртип урнаштыру өчен кирәкле адым дип саныйбыз. Мондый механизм хезмәт хокукларын бозуны икътисади яктан файдасыз итәчәк», – дип йомгаклады депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз