Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министры Котяков законда «өлешчә мәшгульлек» төшенчәсен беркетергә тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «өлешчә мәшгульлек» төшенчәсен закон белән беркетергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый адым яшь ата-аналарга яки туганнарын караучы кешеләргә өстәмә рәвештә акча эшләргә һәм шул ук вакытта социаль түләүләргә дәгъва кылырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Төшенчә буларак өлешчә мәшгульлек беркайда да юк, без нәкъ менә шуны билгеләргә телибез. Без өлешчә мәшгульлекне законда беркетү мәсьәләсен карарга тәкъдим итәбез. Бу инвалидны караучы анага яки гражданинга, ике функцияне берләштерергә, ягъни читтән торып эшләү мөмкинлеген дә бирер иде», – ди ул.
Гамәлдәге закон нигезендә 1,5 яшькә кадәрге бала яки инвалид караучы гражданнарга югалган эш хакын компенсацияләү каралмаган, дип ачыклык кертте министр. Аның фикеренчә, мондый төшенчәне беркетү «хокукый бушлыкны» бетерәчәк.
Искәртеп узабыз, Россиядә шулай ук үзмәшгуль хатын-кызлар – 1,5 яшькә кадәрге сабый тәрбияләүче аналар өчен бала карау буенча пособие кертергә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз