news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министры: Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсе каралмый

Бүгенге көндә Хөкүмәт аппаратында әлеге мәсьәләгә карата фикер алышмыйлар.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта хөкүмәт вәкилләре эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсе турында фикер алышмый.

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шул турыда белдерде.

«Бүгенге көндә Хөкүмәт аппаратында әлеге мәсьәләгә карата фикер алышулар юк», - диде министр Дәүләт Думасы комитеты утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot