news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгында хәрби хәрәкәтләр ветераннарына түләүләр турында сөйләделәр

Россия Хөкүмәте хәрби хәрәкәтләр ветераннарына беренче мөрәҗәгать иткәндә айлык акчалата түләүләрне социаль хезмәтләр җыелмасы өчен тотып калмыйча билгеләүне раслады. Бу хакта РИА Новости Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бу карар норматив-хокукый актлар сайтында чыкты. Үзгәрешләр рәсми басылып чыкканнан соң җиде көн узгач үз көченә керәчәк.

«Хөкүмәтнең хәрби хәрәкәтләр ветераннарына социаль хезмәт күрсәтүләрнең яңа тәртибен раслау турындагы карары имзаланды. Хәзер ветераннарга беренче мөрәҗәгатьтә тулы күләмдә айлык акчалата түләү билгеләнәчәк, социаль хезмәтләр җыелмасы тотып калынмаячак», диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, элегрәк хәрби хәрәкәтләр ветеранының айлык акчалата түләүләреннән, социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе тотып калынган. Аларны алудан баш тарту өчен социаль фондка аерым гариза бирергә кирәк иде. Шул ук вакытта айлык акчалата түләүләр күләменә киләсе елның 1 гыйнварыннан, гражданин хезмәт күрсәтүләрнең бер өлешен саклап калган яки тулысынча алардан баш тартуын исәпкә алып төзәтмәләр кертелде.

«Искәртик, социаль хезмәтләр җыелмасына дарулар белән тәэмин итү, шифаханә-курорт юлламасы, шәһәр яны транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта баруны һәм кире кайтуны үз эченә ала», - дип ачыклык кертте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100