news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы Яңа ел ялларын май аена күчерү турында фикер алышырга әзер

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы май бәйрәмнәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына озайту турындагы тәкъдим буенча фикер алышырга әзер. Бу хакта ведомство башлыгы Антон Котяковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр мондый инициатива булса, ни өчен юк, әлбәттә, фикер алышырбыз», - дигән ул.

Элегрәк Дәүләт Думасында май аенда ял көннәрен Яңа ел бәйрәмнәре хисабына озайтырга тәкъдим иткән иделәр. Депутатлар ел башында ял көннәрен дүрт көнгә кадәр кыскартырга чакырды, шулай булганда яз көне россиялеләр 1 майдан 9 майга кадәр ял итә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot