Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы: Хезмәт базарында слесарь, пешекче һәм шәфкать туташларына ихтыяҗ була
Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары югары белемле кешеләргә караганда күбрәк урта буын квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләргә мохтаҗ. Бу ТР Хезмәт министрлыгының 2031 елга кадәрге фаразыннан аңлашыла, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
«Фаразны формалаштыруда гаять күп санлы эш бирүче – 8,7 меңнән артык кеше катнашты. Бу фараз кабул итү контроль саннары нигезенә салына, аның буенча белем бирү программасы формалаша. Гомуми ихтыяҗның 30 процентын урта һөнәри белем бирү системасында квалификацияле эшче кадрлар тәшкил итә, тагын 30 процент урта буын белгечләренә туры килә», – диде ул.
Министр мәгълүматлары буенча, югары буын белгечләре гомуми ихтыяҗның нибары 14 процентын тәшкил итә. Предприятиеләр машина йөртүчеләр, механик-җыю эшләре слесарьләре һәм ремонтчы слесарьләрне тизрәк әзерләүгә ихтыяҗ турында белдерде. Якын киләчәктә хезмәт базарында шәфкать туташлары, башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр, төзелеш өлкәсе белгечләре дә кирәк булачак. Шулай ук слесарьләр, гомуми төзелеш эшләре осталары, эретеп ябыштыручылар, пешекче һәм кондитерларга ихтыяҗ булуы фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз