news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген кыскартырга тәкъдим итте

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хатын-кызлар өчен эшләү мөмкинлеге чикләнгән вазифалар һәм җитештерүләр исемлеген кыскартырга тәкъдим итте. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Российская газета».

Хезмәт министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Вовченко сүзләренчә, яңа технологияләр кертү, җитештерү процессларын һәм хезмәт оештыруны камилләштерү кайсыбер һөнәрләрдә «хатын-кыз организмына зарарлы йогынты булу» ихтималын юк итте.

«Исемлектән ачык тау эшләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итүне, инде гамәлдә булган төзелүче шахталар, резервлар, рудниклар өстендә эшләүне, баету, агломерация, брикетлау эшләрен алып атырга тәкъдим ителә», - диелә ведомство хәбәрендә.

Хәзерге вакытта проект иҗтимагый фикер алышуны уза.

Приказ проекты «Эшлекле Россия» тәкъдиме буенча эшләнгән. Документны әзерләүдә шулай ук тармакның хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр берләшмәләре дә катнашкан.

Хәзерге вакытта хатын-кызлар хезмәте чикләнгән җитештерүләр исемлегендә йөзләп һөнәр исәпләнә. 2021 елның 1 гыйнварыннан исемлектән зур йөк машинасы йөртүчесе, судноның палуба командасы әгъзасы һәм метрода машинист белгечлекләрен алып ташладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100