news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы Татарстанның төрле өлкәләрендә уртача хезмәт хакларын атады

Татарстан хезмәт базарында белгечләргә иң зур ихтыяҗ эшкәртүче җитештерүләр, төзелеш, транспорт һәм машина төзелеше өлкәләрендә күзәтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Иң кирәкле һөнәрләр рейтингында беренче урыннарда инженерлар, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, штукатурачылар, арматурачылар, ташчылар тора. Бюджет тармакларында табиб һәм шәфкать туташларына ихтыяҗ зур», — диде ул.

ТР Хезмәт министрлыгы спикеры төрле өлкәләрдәге уртача хезмәт хакларын атады. Машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 47,4 мең, инженерларныкы — 46 мең, монтажчыларныкы — 65,8 мең, табибларныкы — 30,6 мең, пешекчеләрнеке – 33,9 мең сумны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100