news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы Татарстанның озын гомерле кешеләре кайсы районнарда яшәвен әйтте

Бүгенге көндә Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр саны гомуми халыкның 24 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Әлеге саннарны ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде.

Төбәктә һәм, гомумән, ил буенча өлкән яшьтәгеләр саны һәм аларның гомуми халык санында өлеше арта.

«Бүген республикада эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк 967 меңгә якын кеше яши. Елдан-ел йөз яшь чиген узган кешеләр саны арта. Быел алар — 208 кеше, араларында хатын-кызлар өстенлек итә. Иң өлкән ир-ат Питрәч районында яши, быел ул 103 яшен билгеләп үтте. 1915 елда туган ханым Зәйдә гомер кичерә, аңа 108 яшь», — дип билгеләп үтте Зарипова.

Өлкән яшьтәгеләр турында кайгырту — илебездә төп өстенлекләрнең берсе. Россия Президенты Владимир Путин карары белән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында яшь үзгәрешләрен исәпкә алып, медицина ярдәме, өй тәрбиясе алырга мөмкин. Шулай ук, пенсиягә чыкканнан соң «Актив озын гомер» программасы кысаларында үз эшчәнлегеңне тормышка ашырырга мөмкин. Өлкән яшьтәге гражданнар арасында активлыкны сакларга ярдәм итүче «Өченче буын университеты», әдәби клублар, музыка һәм спорт секцияләре ачыла. Волонтерлык юнәлеше актив үсеш алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100