news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы Татарстанның кадрлар кытлыгы кичерә торган тармакларын атады

Хезмәт министрлыгы Татарстанның кадрлар кытлыгы кичерә торган тармакларын атады
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстанның хезмәт базарында һәр бишенче вакансия эшкәртү сәнәгатенә туры килә. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Төбәк белән идарә итү үзәге оештырган туры эфирда шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Республика - сәнәгать төбәге. Әлбәттә, без кадрлар белән тәэмин итүдә һәрвакыт кискен ихтыяҗ тоябыз. Бүген хезмәт базарында 61 мең вакансия бар. Машина һәм автомобиль төзелешендә вакансияләр күп. Икенче урында - төзелеш белән бәйле вакансияләр. Бүген 12 меңгә якын тәкъдим төзелеш тармагына туры килә. Аннары - сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармаклары», - дип хәбәр итте ул.

Министр сүзләренчә, моннан тыш, социаль өлкәдә, мәдәният, фән, авыл хуҗалыгы һәм IT тармакларда эш турында тәкъдимнәр бар.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төбәктә һәр эшсезгә шартлы рәвештә 17 вакансия туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot