news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы Татарстанның 14 районында туучылар саны арту турында хәбәр итте

2025 елның ун ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның 26 районында балалар туу саны кимегән, ә 14 районда үсеш күзәтелгән. Бу хакта бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

«Безнең министрлык өчен «Гаилә» илкүләм проекты мөһим, аның төп күрсәткече – туучыларның суммар коэффициенты. Туучылар саны кимү Мөслим, Яңа Чишмә, Әлки, Зәй, Азнакай, Апас, Кукмара районнарында күзәтелә. Шул ук вакытта Балык Бистәсе, Мамадыш, Баулы, Кайбыч, Сарман, Менделеевск, Минзәлә, Лаеш районнарында туучылар саны арткан», – дип сөйләде ул.

Иң кызыктыргыч практикалар арасында Зарипова йөклелекне алып баруны, бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшыруны атады. Мисал өчен, Буада яшь гаилә клубы эшли, анда яшь һәм булачак әти-әниләр аралашып кына калмый, яшьләргә танышу мөмкинлеге дә тудырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot