news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы Татарстандагы һәр эшсезгә 17 вакансия тәкъдим итәргә әзер

Татарстан хезмәт базарында кадрларга ихтыяҗ зур. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча эш белән мәшгуль халык саны 15 мең кешегә арткан. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә республикада 1,2 миллион кешенең эш урыны бар. Беренче кварталда эшләүчеләр санының иң күбе эшкәртүче сәнәгать, транспортировкалау һәм саклау тармаклары, кайбер бюджет тармакларында артуы күзәтелде», - диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, республикада эш белән мәшгульлек дәрәҗәсе Идел буе федераль округы һәм гомумән ил буенча күрсәткечләрдән югарырак. Татарстан буенча эш белән мәшгульлек дәрәҗәсе 62,2 проценттан югары, дип исәпләнә.

«Төбәктәге һәр эшсез кешегә без 17 төрле вакансиягә кадәр тәкъдим итә алабыз», — диде Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100