Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министрлыгы Татарстанда күп балалы гаиләләр 2,4 тапкыр артуы турында хәбәр итте
Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 12 елда 2,4 тапкыр артты - быел адреслы социаль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә 58,7 меңгә җитте. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн туры эфирында хәбәр итте.
«Күп балалы гаилә - өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаилә. Күп балалылар санының артуы кешеләрнең иртәгәге көнгә ышанулары, гаиләләренең иминлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булулары турында сөйли», - диде ул.
Балалар тәрбияләгән иң яхшы күп балалы гаиләләр дәүләт бүләкләре ала. «Ана даны - Материнская слава» медале белән күп балалы әниләр бүләкләнә. Аның ияләре бер тапкыр 100 мең сум ала, ә алты һәм аннан да күбрәк бала тапкан әниләр - һәр балага тагын 20 мең сум.
2022 елда ТР Рәисе карары белән 7 бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Ата-ана батырлыгы» медале барлыкка килде. Бүләк белән әниләр дә, әтиләр дә бүләкләнә. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 200 мең сум тәшкил итә.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр гаиләләргә ярдәм итүнең һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның өстенлекле булуын күрсәтте.
«Гаиләләргә ярдәм итү - безнең эштә өстенлекле юнәлеш. Гаилә - күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар алмашынуын саклый», - диде Миңнеханов.
Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз