news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атады

Хезмәт министрлыгы Татарстанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларны атады
Фото: Егор Никитин / «Татар-информ» архивы

2023 елның дүрт аенда Татарстанда уртача айлык хезмәт хакы 56,1 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 15,6 процентка артыграк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.

«Хезмәткә түләүдә тармак дифференциациясе кулланыла. Иң югары хезмәт хакы файдалы казылмалар табу (93,4 мең сум), мәгълүматлаштыру һәм элемтә (89,2 мең сум), финанс һәм иминият эшчәнлеге (82,4 мең сум) тармакларында, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү (74,8 мең сум) өлкәсендә түләнә», - дип искәрттеләр ведомствода.

Быелның башы белән чагыштырганда, республикада уртача хезмәт хакы 4,7 процентка арткан. Шул ук вакытта, кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә (34,3 мең сум), шулай ук күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә (38 мең сум) хезмәт хакы – иң түбәне.

news_right_1
news_right_2
news_bot