Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министрлыгы Татарстан үсмерләренә эш табу турында аңлатты
Татарстандагы үсмерләр каникуллар вакытында эш табу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә, «Работа в России» порталында яки интернетта белдерүләр ресурсында вакансия таба ала. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Мәшгульлек үзәге эшкә урнашкан һәр үсмергә хезмәт хакына өстәмә 2 650 сум түләячәк. Узган елда җәйге сезонда үсмерләрнең уртача хезмәт хакы 21 650 сум булган», – диделәр матбугат хезмәтендә.
hh.ru мәгълүматлары буенча, яшүсмерләр өчен җәйге сезонда хезмәт хакы буенча тәкъдимнәр минималь күрсәткечләрдән (МРОТ) башлана: Татарстанның бюджет оешмаларында – 22 440, бюджеттан тыш секторда – 23,2 мең, курьерлар өчен – 200 меңнән артык. Иң югары хезмәт хакы курьерларда. Шулай ук официантларга, барменнарга һәм заказ җыючыларга югары хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Яшүсмерләр өчен хезмәт хакы медианасы эш тәҗрибәсеннән башка 52,1 мең сумны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз