news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы: Татарстан – инвалидларны эшкә урнаштыру буенча лидер

Татарстанда эшкә яраклы инвалидларның 29 проценты эшкә урнаштырылган, төбәк бу күрсәткеч буенча лидер санала. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышында хәбәр итте.

«Татарстанда инвалидлыгы булган гражданнарны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе эшкә яраклы инвалидларның гомуми саныннан 29 процент тәшкил итә, монда 31,6 меңгә якын кешенең эше бар. Бу күрсәткеч Россия Федерациясендә 25 проценттан бераз югарырак, ә Идел буе федераль округында 24 процент тәшкил итә», – дип билгеләп үтте министр.

«Татар-информ» әлегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанда биш ел эчендә өлкәннәр арасында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең саны кимегән. 2017 елда 291,2 мең инвалид исәпләнсә, 2022 елда бу күрсәткеч 269,6 меңгә кадәр кимегән. Шул ук вакытта төбәктә биш ел эчендә мөмкинлекләре чикле булган балалар арткан: 2017 елда 14,6 мең исәпләнсә, 2022 елда 17,7 меңгә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100