Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакын атады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның авыл хуҗалыгында 3 мең хезмәткәргә ихтыяҗ бар. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
«Күп кенә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре торак, конкурентлы хезмәт хакы тәкъдим итә. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгында хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе республикадагыга караганда түбәнрәк, әмма үсеш тенденциясе бар. Хәзерге вакытта бу якынча 63 мең сум», - дип белдерде спикер.
Таҗетдинова белешмәләре буенча, Татарстанда авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаучылар өчен махсус программа гамәлгә ашырыла. Яшь белгечләр авыл җиренә күченгәндә һәм эшкә урнашканда 750 мең сум алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз