news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы социаль түләүләр арту турында аңлатты

Хезмәт министрлыгы социаль түләүләр арту турында аңлатты
Фото: © «Татар-информ»

Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме киләсе елда аена 83 мең сумнан 122 мең сумга кадәр (гражданның кереме тиешле дәрәҗәдә булганда) артачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Башка социаль түләүләр өчен дә максимумнар арта: йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр 383 мең сумнан 565 мең сумга кадәр, ә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча түләүләр аена 49 мең сумга кадәр (2023 елда - 33,2 мең сум) арта.

Үзгәрешләр агымдагы елда иминият кертемнәренең бердәм тарифын һәм бердәм салым базасын кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар больничный исәпләгәндә кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot