news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы ноябрь башында өч көнлек эш атнасы турында хәбәр итте

Ноябрь башында Россия халкы нибары өч көн эшләячәк. Бу РФ Хезмәт министрлыгы раслаган 2025 елда ял көннәрен күчерү графигы белән бәйле, дип хәбәр итә РИА Новости.

Гражданнарны 3 һәм 4 ноябрь (дүшәмбе һәм сишәмбе) өстәмә ял көннәре, шулай ук 8 һәм 9 ноябрьдә традицион ял көннәре (шимбә һәм якшәмбе) көтә. Шул рәвешле, 5-7 ноябрь генә эш көннәре булачак.

4 ноябрь көнне Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әмма бер атна алданрак россиялеләрне алты көнлек эш атнасы көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot