news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы: Күп балалы гаиләләр федераль үрнәктәге таныклык алачак

Россиядә күп балалы гаиләләр үз статусын раслаган федераль үрнәктәге таныклык алачак. Бу хакта Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул хакта яза.

Ведомство башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, таныклыкның бердәм үрнәген хөкүмәт булдырачак. Документны тапшыру төбәкләр дәрәҗәсендә оештырыла.

«Мондый таныклыкны социаль яклау органнарында яки башка оешмаларда алырга мөмкин булачак, аларга мондый таныклык бирүгә төбәкләр тарафыннан вәкаләтләр биреләчәк», - дип ачыклык кертте министр.

Төбәкләргә, шулай ук Президент карары нормаларын исәпкә алып, норматив базаны төзәтергә туры киләчәк. Күп балалы гаиләләр банкы төзеләчәк, бу ярдәм чараларын билгеләгәндә күп балалы гаилә статусын раслаучы документларны күрсәтмәү, шулай ук мөмкин булган ярдәм чаралары турында актив мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot