news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы инвалид балалар өчен яңа түләү турында хәбәр итте

Татарстанда быелдан яңа ярдәм чарасы – фенилкетонурия белән авыручы инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен ай саен бирелә торган акчалата түләү кертелде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Бу мәсьәлә озак дәвам итте һәм менә, ниһаять, хәл ителде. Мондый гаиләләргә яшәү минимумының 50 проценты (мөрәҗәгать итү вакытына) түләнә. Бүгенге көндә бу 7 310 сум күләмендә айлык акчалата түләү», – диде ул.

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә төбәк бюджетыннан башка ярдәм чаралары да күрсәтелә. Алар арасында: даими карауга мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү, шулай ук ата-ананың берсе яки икесе дә инвалид булган һәм (яки) балаларның берсе булса да инвалид булган биш һәм аннан да күбрәк балалы (18 яшькә кадәрге) гаилә әгъзаларына айлык пособие.

news_right_1
news_right_2
news_bot