news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә февральдән 40 төрле пособие һәм түләүләрне 11,9 процентка арттырырга җыеналар

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 1 февральдән 40 пособие, компенсация һәм төрле түләүләрне 11,9 процентка индексацияләргә җыена. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Тиешле карар проекты җәмәгатьчелек фикер алышуына тәкъдим ителде. Шулай итеп, ана капиталы, бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү һәм иминият түләүләре артачак.

Беренче балага ана капиталы якынча 587 мең сум булачак, димәк, 62,5 мең сумга арта. Икенче балага ана капиталы якынча 775,6 мең сум тәшкил итәчәк, 2022 ел белән чагыштырганда ул 82,5 мең сумга күбрәк була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100