Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министрлыгы электрон мактау тактасы ачылуы турында искәртте
Август башында Татарстанда Электрон мактау тактасы ачылачак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанның 146 нчы лицеенда «Нәтиҗәгә эшлибез!» форумында хәбәр итте.
«Дүрт меңнән артык предприятие катнашты һәм 15 мең 300 иң яхшы кандидатны тәкъдим итте. Болар – остазлар, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, алар сугыштан соң предприятиеләрдә эшләгән һәм илебезнең, район, шәһәр һәм республика икътисадының куәтен тудырган. Һәм, әлбәттә, бу – хезмәт кешесенә хөрмәт. Мин һәр заманның үз геройлары бар дип уйлыйм. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы геройлар һәм хезмәт кешесе вакыты җитте», – диде ул.
Электрон мактау тактасын быелның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Проект республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз