Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт министрлыгы альтернатив гражданлык хезмәте өчен һөнәрләр исемлеген киңәйтте
Россия Хезмәт министрлыгы альтернатив гражданлык хезмәтен үтү өчен һөнәрләр исемлеген киңәйтте. Хәзер исемлектә федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылган 363 позиция бар.
Яңартылган исемлеккә яңа белгечлекләр, шул исәптән медицина һәм техник юнәлешләр кертелде: травматолог-ортопед, невролог, офтальмолог, шулай ук газ белән эретеп ябыштыручы, токарь, электрик, такелажник, урман янгын сүндерүчесе, водолаз, костюмер, пианино һәм рояль көйләүче, синоптик һәм зоолог.
Шулай ук альтернатив хезмәт үтәргә мөмкин булган оешмалар саны да 1798дән 1927гә кадәр артты.
Министрлыкта аңлатуларынча, үзгәрешләр һөнәрләр классификаторы яңартылу (ел башыннан бирле аңа 1700гә якын яңа позиция өстәлгән) белән бәйле рәвештә кертелгән. Әлеге һөнәрләрнең бер өлеше хәзер альтернатив гражданлык хезмәте исемлегенә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз