news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы: 2030 елга минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан 30 процентка артачак

2030 елга Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумыннан 30 процентка артык булачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдерде. ТАСС шул хакта яза.

Аның сүзләренчә, якындагы елларда минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы дәрәҗәсенә караганда тизрәк артачак.

«2030 елга 1:1,3 нисбәтенә ирешүне планлаштырабыз. Ягъни минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумыннан 30 процентка артачак», - диде ул.

Хәзерге вакытта илдә минималь хезмәт хакы күләме 16242 сумга җитә. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән яңа елдан аны 18,5 процентка арттыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot