news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгы: 2025 елда бала тәрбияләү өчен пособие 57,4 мең сумга җитәргә мөмкин

Россия Министрлар Кабинеты социаль иминиятләштерүгә бердәм тариф, шулай ук РФ Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондын берләштерү турындагы закон проектларын хуплады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы материалларында әйтелгәнчә, бердәм тариф кертелгәч, 2025 елда бала тәрбияләү буенча айлык пособиенең максималь күләме – 57,4 мең (хәзер 37,9 мең), йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 660,9 мең сум (хәзер 435,9 мең) тәшкил итәчәк.

Стаж 8 елдан ким булмаган очракта, вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиенең максималь күләме – 143,5 мең (хәзер 94,7 мең), стаж 5-8 ел тәшкил итсә – 114,8 мең (хәзер 75,7 мең), 5 елга тулмаса 86,1 мең сумга (хәзер 56,8 мең) җитәчәк.

Бердәм тариф кертү предприятиеләр өчен исәп-хисапны гадиләштерергә ярдәм итәр дип көтелә. Әйтик, аларга Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондына төрле хисаплар бирүнең кирәге булмаячак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100