Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы: 10 ел эчендә Россиянең яңа төбәкләре гомумроссия пенсия яшенә күчәчәк
Россия Федерациясенә кушылган төбәкләрне 2032 елның 31 декабренә гомумроссия пенсия яшенә күчерү планлаштырыла. Бу вакытка кадәр анда төбәк пенсия өстәмәләре гамәлдә булачак, яңа төбәкләрдәге кешеләр аны пенсиягә чыгу өчен билгеләнгән гомуми яшькә җиткәнче алачак. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгында белдерделәр.
«ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә бердәм пенсия законнары булмаган, пенсиягә чыгу өчен, шул исәптән төрле категория хезмәткәрләр өчен вакытыннан алда пенсия алу өчен нигезләр дә аерыла», – дип аңлатканнар ведомствода ТАСС агентлыгына.
Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, элек Донецк һәм Луганск халык республикаларында хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яше – 55 яшь, ә ир-атлар өчен 60 яшь булган. Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә пенсия яше ир-атларда да, хатын-кызларда да 60 яшьтә башлана.
«Гомумроссия пенсия яшенә җитмәгән барлык кешеләр якын арада пенсия яше артып бара торган иске кагыйдәләр буенча пенсиягә чыгачак, түләүләр төбәк бюджетлары акчалары һәм әлеге максатларга Россия Социаль фондына бирелә торган бюджетара трансфертлар хисабына башкарылачак», – дип сөйләде Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Нина Кузьмина.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин моңа кадәр белдергәнчә, кушылган Донбасс территорияләрендә яшәүчеләр бу елның мартыннан Россия законнары нигезендә пенсия түләүләрен ала башлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз