news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт мигрантларына гаиләләрен Россиягә алып килүне тыярга телиләр

Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР депутатлары Дәүләт Думасына хезмәт мигрантларының гаиләләрен Россиягә кертүне чикләүгә юнәлдерелгән закон проектын тапшырырга әзерләнә. Документ Россиядә хезмәт килешүе буенча вакытлыча эшләүче чит ил гражданнарының туганнарын илгә кертүне тыюны күздә тота, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Әлеге инициатива күбесенчә Россия гражданлыгы яки илдә даими яшәү өчен башка төрле нигезләре булмаган түбән квалификацияле хезмәткәрләргә кагыла. Ә югары квалификацияле белгечләрнең гаиләләре өчен искәрмә ясарга ниятлиләр.

Слуцкий ачыклык керткәнчә, закон проектының максаты – изоляцияләнгән мигрант берләшмәләре формалашуга чик кую. Аның фикеренчә, алар еш кына җирле йолалар һәм кагыйдәләрне санга сукмый. Ул шулай ук мигрант гаиләләре яши торган фатирларда коммуналь хезмәтләргә түләүләр белән бәйле проблемаларны билгеләп үтте.

Закон проекты авторлары раславынча, мигрантларның гаиләләренә хезмәт килешүе яки гаиләләрнең эшләүче әгъзаларының патентлары нигезендә Россиягә ирекле рәвештә күченергә мөмкинлек бирә торган практика мигрантларның контрольсез агымына һәм социаль киеренкелек артуга китерә.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр мигрантның хезмәт килешүе яки патенты булуы аның гаилә әгъзаларының Россиягә килүе өчен моннан соң җитәрлек нигез булмаячагын күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100