news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр. Эшкә сәләтле кешеләр өчен әлеге күрсәткеч 15 172 сум тәшкил итәчәк, дип искәртте министр Антон Котяков.

Пенсионерлар өчен яшәү минимумы – 11 970, балалар өчен 13 501 сум тәшкил итәчәк, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Яшәү минимумына бәйләнгән түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк, дип өстәде министр.

«Кайбер пособие һәм түләүләрнең күләме яшәү минимумы күләменә бәйле. 2022 елның 1 июненнән Президент тарафыннан кабул ителгән яшәү минимумын индексацияләү турындагы карар Россиядә яшәүче 15 миллионнан артык кешенең социаль түләүләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәртте Котяков.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, яшәү минимумы күләме иртә срокта исәпкә баскан көмәнле хатыннарга, 3 яшькә кадәрге, 3-7 һәм 8-17 яшьлек балаларга, пенсия социаль өстәмәләренә (федераль һәм төбәк) түләүләр күләмен билгеләү өчен кулланыла. Яшәү минимумы шулай ук социаль түләүләр билгеләгәндә мохтаҗлык критерие сыйфатында файдаланыла.

Кичә, 25 майда, РФ Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинеты әзерләгән хезмәткә түләүнең минималь күләмен, яшәү минимумын һәм пенсияләрне 10 процентка индексацияләү турындагы документны раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100