news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Хезмәт» газетасының элеккеге редакторы Нурулла Галиев вафат булган

Балтач районының «Хезмәт» газетасының элеккеге редакторы Нурулла Галиев бүген вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Әлеге хәбәрне «Татар-информ»га район басмасы редакциясендә расладылар.

Мәрхүмне иртәгә җирлиләр, хушлашу якынча 10.00 сәгатьтә булыр дип билгеләнгән.

Нурулла Галиев «Хезмәт» газетасын 1995 елдан башлап, ике дистә ел чамасы җитәкләде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100