news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында бәйге үткәрде
Фото: © Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2024 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Йолдыз Низамиева яза.

Киндеркүлдә яшәүче Ләйсән Ибраһимова белән Поч. Сутердан Алевтина Матвеева җиңү яулады. Аларны редакциягә чакырып, таба белән бүләкләделәр.

Фото: © Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

Березняк, аннары Кукмараның вокзал почтасында 20 елга якын хезмәт куючы Ләйсән Ибраһимова Манзарас һәм Киндеркүл авылларына газета-журналлар тарата, пенсия өләшә. 38 ел почтальон булып эшләгән әнисе Нәсимәнең юлын дәвам итүче 11 сыйныфны тәмамлауга ук почтага урнаша.

«Коллективыбыз дус-тату, бердәм. Җитәкчебез дә бик әйбәт. Декада вакытында аеруча җиң сызганып эшлибез. Берәүләр ташламалы вакытны көтә, ә икенчеләр газетага алдан ук язылып куя. Редакция оештырган акцияләрдәге бүләккә кызыгучылар да бар. «Хезмәт даны»на язылган квитанцияләрнең фотосын ватсап аркылы сезгә үзебез дә җибәрәбез», — дип дәвам итә сүзен почтальон.

Алевтина Матвеева 37 ел Поч. Сутер почтасы җитәкчесе булып хезмәт куя, шулай ук Важашур белән Поч. Сутер авылларына газета-журналлар да тарата. Арчада кибетче һөнәрен үзләштергәннән соң, 20 яшендә почтага килә ул.

Алевтина Галиевна сүзләренә караганда, хәзер кеше газета-журналларга авыррак языла икән. Шулай да икенче яртыеллыкка язылучылар саны күбрәк булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100