Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хезмәт даны» газетасы баш мөхәррире урынбасары: Улларым белән горурланам!
«Татмедиа» АҖ филиалы – Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы баш мөхәррире урынбасары Лилия Нургалиева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медаленә лаек булды. Бүләкне Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Лилия Нургалиева махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән волонтерлык эшчәнлегендә актив катнаша. Дүрт бала тәрбияли. Ике улы – хәрби хәрәкәтләр ветераны, алар Иминлек хезмәтенең Калининград чик буе институтын тәмамлаган. Өченче улы хәзерге вакытта шушы институтның өченче курсында белем ала. Нургалиевларның уртанчы улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.
«Улларым белән горурланам!» – диде Лилия Нургалиева чыгышында. Ул Рөстәм Миңнехановка махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. «Рөстәм Нургалиевич, сезнең демографияне яхшырту буенча күрсәтмәгезне үтәп, мин 48 яшемдә дүртенчегә кыз бала алып кайттым. Бүген аңа – җиде яшь. Без аның белән бергәләп авылда волонтерлык белән шөгыльләнәбез», – диде Лилия Нургалиева.
Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә уллары кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгәнен билгеләп үтте. Ә кызы Айлия, нибары җиде яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт әнисенә ияреп, волонтерлык эшләрендә үз өлешен кертә икән. «Авылда «Гараж» группасы бар безнең. Шунда бергә маскировка челтәрләре үрергә, шәм ясарга, чәкчәкләр пешерергә йөрибез. Кызымның да куллары шул эшләргә күнегеп бетте инде. Солдатларга хатлар да яза әле ул...» – дип уртаклашты Лилия Нургалиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз